Газетага язылу

Казанда «Сандугач-Соловей» Халыкара вокал конкурсы узачак

Әлеге конкурс 13 тапкыр үткәрелә һәм ул Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә оештырыла.

Казанда «Сандугач-Соловей» Халыкара вокал конкурсы узачак

Аңа нигез салучы – танылган опера җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. Хәзерге вакытта катнашучылардан гаризалар кабул итәләр. Инде 600 ләп гариза килгән. Аларны 27 февральгә кадәр юлларга мөмкин. Бәйге офлайн һәм онлайн форматта 28 февральдән 1 мартка кадәр үткәреләчәк. Анда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә катнаша ала.

«Сандугач-Соловей» бәйгесенең үзенчәлеге шунда: анда 4 яшьтән башлап катнашырга мөмкин һәм яшь чикләнмәгән. Катнашучылар Казан дәүләт институты педагогларыннан мастер-класслар да алачак. Бүген конкурсның таләпләре һәм үткәрү тәртибе хакында журналистларга сөйләделәр.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева белдергәнчә, конкурста җиңүчеләрнең алга таба уку йортына кереп, белемнәрен дәвам итү мөмкинлеге дә бар. Институтта җырчыларны әзерләү өлкәсендә шактый зур эшләр башкарыла. Моның өчен алар тулы бер концепцияне булдырган. Ректор вокал сәнгате буенча әзерләү юнәлешләре хакында да сөйләде. «Сандугач-Соловей» конкурсында төрле елларда Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Илнар Миранов, Алия Карачурина, Татьяна Ефремова, Илнар Ялалов, шулай ук яшь, сәләтле җырчы Рөстәм Хөсәенов  һ.б. җиңү яулады. Бу исемнәрнең хәзер барысы да халыкка таныш, алар популярлык казанды.

Конкурс үзешчәннәр арасында да сәләтле җырлаучыларны ачарга мөмкинлек бирә. Анда 40, 50, хәтта 80 яшьлекләр дә чыгыш ясаган. «Сандугач-Соловей» бәйгесенең популярлыгы елдан-ел арта һәм географиясе дә киңәя. 12 ел эчендә конкурста Россиянең 55 төбәгеннән, 13 чит илдән барлыгы 22 мең профессиональ һәм үзешчән җырчылар үз көчләрен сынады», – дип белдерде Роза Әхмәдиева журналистларга. 

«Конкурслар җырчыны үстерә. Барысы да танылган җырчы булмаса да, ул аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, ватанпәрвәрлек хисен арттыра. Җырның тормышыбызда әһәмияте зур», – ди Винера Ганиева. Бәйгедә аеруча балаларны күбрәк катнаштырырга кирәк дип саный ул. Аларга куелган таләп – сабыйлар үз яшьләренә туры килә торган җырны башкарырга тиеш. Балаларның чыгышына карап, тәрбия бирүче остазлары да бәяләнә. Конкурста катнашкан һәркем, җиңү яуласа, яуламаса да, бүләкләргә һәм дипломнарга лаек булачак.

Мастер-класслар вакытында катнашучыларның театраль сәләтләре дә үстерелә. Жюри каршына алар билгеле бер әзерлек белән чыга. «Без һәр чыгыш ясаучыны ләззәтләнеп тыңлыйбыз. Катнашучылар, иң беренче чиратта, сәхнәгә чыгып җырлаудан рәхәтлек алырга тиеш. Шул вакытта уңышка да ирешеп була», – ди жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре