Белүебезчә, мондый продукцияне Россиядә сатарга ярамый.
Биредә Нидерландта, Италия, Франция, Германия һәм Ирландиядә җитештерелгән сыр турында сүз бара. Чикләү чаралары билгеләнү, өстәвенә Германиядә терлекләрдә тилчә (ящур) авыруы табылуы сәбәпле, бу илләрнең продукциясен Россиягә кертү тыелган.
Кибет киштәсеннән алынган барлык сыр закон нигезендә юк ителгән.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез