Әлеге чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең чит ил эшләре министрлыгы, Россия мәдәният министрлыгы, Татарстанның Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды ярдәме белән үтә.
«Фестиваль матди яктан да, оештыру буенча да республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар үзәгендә», – дип белдерде Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов матбугат конференциясендә. Быел аны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты да булдырылды. Җитәкчесе итеп Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнде.
2026 нчы елда Казан-ислам дөньясы мәдәнияте башкаласы дип игълан ителде. Шул уңайдан фестиваль тагын да зуррак масштабта оештырыла һәм аның географиясе дә киңәя. Быел «Казанда шәрык базары» фестивале үзенә Россиянең 20 төбәгеннән, 40 якын һәм ерак чит илләрдән (шул исәптән 30 ислам дәүләтеннән) катнашучыларны җыя. Фестиваль Россиягә Көнчыгыш һәм Азия илләре белән халыкара мәдәни элемтәләрне, милләтара мөнәсәбәтләрне киңәйтү мөмкинлеген бирә. Чараның ачылу тантанасы 12 ноябрь көнне Казан Ратушасында узачак. «Дүрт ел элек төрки халыкларның эстрада фестивале булып башланган фестиваль бүген халыкара мәйданга чыкты», – ди Татарстанның Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте иҗтимагый фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов. Ул журналистларны чараның программмасы белән таныштырды. Быел гарәп илләреннән катнашучылар күп булу сәбәпле, 14 ноябрьдә гарәп мәдәнияте көне ( Казан дәүләт мәдәният институты) узачак. 17 ноябрьдә Илһам Шакировны искә алу кичәсе (С. Сәйдәшев ис. Зур концерт залы) оештырыла. Анда мәшһүр татар җырчысының хитларын чит ил җырчылары да башкарачак. «Бу чара Илһам Шакировның төрки халыклар арасында да бөек җырчы икәнен күрсәтәчәк», – ди Рифат Фәттахов.
16 ноябрьдә яшьләр өчен «Көнчыгыш кичәсе» дә оештырыла. Рифат Фәттаховның киләсе елга «Студентлар базары»н уздыру хыялы да бар. Фестивальнең якын дусты, мәртәбәле кунагы, 50 ел туктаусыз иҗат итүче “Ялла” төркеме җитәкчесе Фарук Закиров та килә. Үзбәкстан төркеменең концерты 19 ноябрьдә (Тинчурин театры) үтәчәк. 20 ноябрьдә «Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре» дип исемләнгән шоу тәкъдим ителә. Быел ул аншлаг белән узачак, ди оештыручылар. 21 ноябрьдә Тинчурин театрында Чечня республикасының «Вайнах» бию ансамбле концерты була. Ул Чечня республикасы мәдәнияте көне кысаларында уза. «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленең («Казанда шәрык базары») Гала-концерты «Пирамида» күңел ачу үзәгендә 22 ноябрь көнне үтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез