Казанның Космонавтлар урамындагы йортның иң соңгы - бишенче катында урнашкан саунада янгын чыккан.
Йорттан 60 кеше эвакуацияләнгән, аларның 4се - балалар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын кичә, 2нче гыйнварда, Космонавтлар урамы 1нче йортта кичке уннар тирәсендә чыккан.
Янгын 4 км мәйданны биләгән һәм бик кыска вакыт эчендә сүндерелгән. Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез