Газетага язылу

Казанда шәхси йорт янында этне атып үтергәннәр: полиция тикшерү башлаган

Казанның Авиатөзелеш районында, Караганда урамындагы шәхси йорт янында билгесез кешеләр йорт этен атып үтергән. Социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга караганда, йорт яныннан үтеп барган йөк машинасыннан эткә таба атканнар. Хайван һәлак булган.

Эт шәхси йорт ишегалдындагы оясында яшәгән. Хуҗалары аны чылбырга бәйләп тотмаган, әмма этнең муенында муенчак булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге вакыйга турында полициягә хәбәр килгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре башланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре