Газетага язылу

Казанда шигырь бәйрәме узды

Бүген Казанда көн дәвамында Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары гөрли. Көннең икенче яртысында М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы шагыйрь һәйкәле янына халык  Шигырь бәйрәменә җыелды. Быел әлеге чара кешенең күплеге һәм алар арасында яшьләрнең дә шактый булуы белән аерылып торды. Бәйрәмгә килүче зыялылар да, гади халык та:"Шигырь бәйрәме безнең өчен очрашу, берләшү урыны", - дип саный. Бирегә еллар дәвамында килүчеләр дә бар. 

Чара матур чыгышлар белән үрелеп барды.  "Апуш" татар балалар студиясе "Ярлыкагыл" спектакленнән өзек күрсәтте, җырчылар Тукай сүзләренә язылган һәм халык җырларын башкардылар. Шагыйрьләр Тукай бәйрәменә үзләренең туган телебез, милләт язмышы белән бәйле шигырьләрен алып килгән. Аларны халык каршында ялкынланып сөйләделәр. 

Кремль эчендәге мәйданда Бөтендөнья татар конгрессының Татар яшьләр форумы оештырган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе һәм ярминкә узды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре