Газетага язылу

Казанда «София Гобәйдуллина эзләре буйлап» дип аталган экскурсияләр үткәрелә

13, 14, 20 һәм 21 август көннәрендә Казанда «София Гобәйдуллина эзләре буйлап: Тельман урамында сәяхәт» дип аталган экскурсияләр үткәрелә.

Чара кунакларына дөнья күләмендә дан казанган мәшһүр композиторның балачагы, иҗади үсеше белән бәйле урыннар турында сөйләячәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәяхәт София Гобәйдуллинаның яшьлек еллары узган Тельман урамында үткәрелә. Экскурсия вакытында чара кунаклары композитор өчен гаять әһәмиятле урыннарны күрә, аның талантын хуплаган кешеләр турында аз билгеле тарихи мәгълүматларны белә, шулай ук шәһәр мохитенең мәшһүребез иҗатында ничек чагылуы белән таныша ала.

Экскурсияләрне София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ләйлә Монасыйпова үткәрә, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Чара 12:00 һәм 14:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны Тельман урамында урнашкан 29 нчы йорт янында көтәләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре