Газетага язылу

Казанда штрафларны кире кайтару өчен онлайн гаризалар бирү өчен цифрлы хезмәт эшли

Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе үзенең рәсми сайтында артык түләнгән штрафларны кире кайтару өчен онлайн рәвештә гариза тапшыру мөмкинлеге бирә торган цифрлы хезмәтне эшләтеп җибәрде.

Яңа хезмәт шәһәр халкына, инспекциягә шәхсән килеп йөрмичә, акчаларны тиз һәм уңайлы кайтару мөмкинлеге бирә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Гариза тапшыру өчен KZN.RU порталында Административ-техник инспекция идарәсенең рәсми сайтына керергә һәм «Штрафларны кире кайтару» бүлеген сайларга кирәк. Алга таба «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация үтеп, кирәкле документларны теркәгәннән соң, электрон форманы тутыру таләп ителә. «Җибәрергә/Отправить» төймәсенә баскач, гариза электрон документлар әйләнеше аша Административ-техник инспекция идарәсенә барып ирешә. Ул белгечләр тарафыннан карала, шуннан соң акчаларны кире кайтару турында карар кабул ителә.

Цифрлы хезмәт акчаларны кире кайтару процессын шактый гадиләштерә: кәгазь чыганак кирәкми, шулай ук документларны бастыру һәм сканер аша үткәрү таләп ителми. Электрон система тутырылган мәгълүматның дөреслеген автомат рәвештә тикшерә, шуңа күрә мөрәҗәгать итүчеләргә документларны үзгәртергә кирәкми. Нәтиҗәдә, дөрес тутырылмаган гаризалар саны, шулай ук Административ-техник инспекция идарәсе белгечләренең эше бераз кимегән.

Казан Мәскәүдән кала мондый тәҗрибәне гамәлгә ашыра торган икенче шәһәр булып санала, дип хәбәр итә Административ-техник инспекция идарәсе матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре