Казанда, һава торышы начар булу сәбәпле, светофорлар сүнгән. Бу хакта “Татар-информ” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Светофорлар түбәндәге юл участокларында сүнгән:
• Арбузов – Журналистлар ;
• Фучик – Минск;
• Мамадыш тракты – Аббасов;
• Тихорецкая – Алибастровая;
• Копылов – О. Кошевой;
• Ленинград – Айдаров;
• Ижевская – П.Витер урамнары.
Әлеге урамнар чатларында авария бригадалары эшли.
Гидрометеоүзәктән искәртеп үтелгәнчә, бүген Татарстанда көнозын карлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Юлларда – бозлавык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез