Дронның Химиклар урамы тирәсендәрәк килеп төшүе турында хәбәр итәләр.
Казанның Авиатөзелеш районында башкалабызга һөҗүм итәргә маташкан тагын бер пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр. Бу хакта “KazanFirst” бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзләренә таянып яза.
Шаһитларның социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеолары Химиклар урамы, 2нче йорт тирәсендә төшерелгән. Дрон шушы йорт янындарак килеп төшкән.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Татарстан башкаласына пилотсыз очкычларның һөҗүм итүе турында мәгълүм булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәл булган урынга барып, җаваплы кешеләрнең мәгълүматларын тыңлады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез