Һади Такташның Казандагы эзләре буенча махсус җәяүле экскурсия тәкъдим ителде. Аны тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова алып барды.
Экскурсия Яшь тамашачы театры бинасы яныннан башланды һәм Такташ һәйкәленә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. Такташ иҗатын яратучылар, аның шәхесен хөрмәт итүчеләр үзләре өчен шагыйрь турында әле моңа кадәр белмәгән фактларны ачты.
Шагыйрь 1922 нче елдан алып Казанда яшәгән. Монда ул үз әсәрләрен иҗат иткән, матбугатта кайнаган, татар редакцияләрендә җаваплы сәркатиб булып эшләгән. Миләүшә Хәбетдинова сүзләренә караганда, Такташ беренче адымын суфлер буларак театрда ясаган. Спектакль барганда, Такташның көлеп җибәрүеннән хәтта китаплар чәчелеп төшеп китә торган булган. Еш кына спектакльне берничә тапкыр туктатып, аннан дәвам итәргә туры килгән. Такташ бик хисле, юморлы кеше булган. Шагыйрь бозык юлда йөрмәгән, хәмер эчкән җирләрне яратмаган.
– Тормыш матур дигән кыска гына җөмлә безнең девиз булырга тиеш. Ул буын нинди авырлыклар кичеп тә, шәхес булып кала алган, сынмаган. Һәр иҗатны вакыт тикшерә бит. Такташның киткәненә инде бер гасыр, ә һәр яшь буын аның шигырьләрен кулга алгач, үз героен таба, – дип сөйләде тәнкыйтьче.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез