29 августта Казанда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид узачак. Диния нәзарәте чараны аеруча зур итеп ТР Рәисе Администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» Префектурасы һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Республика Көне кысаларында оештыра. Анда теләгән һәркем: казанлылар һәм башкала кунаклары чакырыла.
Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш – 13:00 сәгатьтә.
Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләде. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып мөселманнар арасында хаҗга ике юллама уйнату торачак. Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узачак: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 10 билет алыначак һәм бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылачак. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылачак.
Шулай ук сәхнәдә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Программада кызыл җеп булып мөгаллимнәргә хөрмәт һәм гыйлем алу темасы барачак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк. Мәүлид мәйданчыкларында шулай ук Halal Market эшләячәк.
Моннан тыш, Мәүлид кысаларында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен тәмамлаячак – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак. Акциядә катнашу өчен акчаларны zakyatrt.com сайты аша җибәрергә мөмкин.
Шәһәркүләм Мәүлид кысаларында “Мәрҗани” мәчетендә IV татар абыстайлары форумы уза. Утырыш «Абыстай – тынычлык һәм татулыкны саклаучы: гореф-гадәтләр, гаилә, халыклар бердәмлеге» темасына багышлана. Форумның тантаналы ачылышы – 9:00 сәгатьтә.
Мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе – халыкта Мәүлид дип йөртелүче Рабигыль-әүвәл ае 2026 елның 13 августында кояш баю белән башланачак һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай булу белән истәлекле. “Мәүлид” сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “туу” дигәнне аңлата, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән. Бу уңайдан Татарстан мөхтәсибәтләрендә Мәүлид кичәләре һәм мәҗлесләр узачак. Әйтик, Казанның “Мәрҗани” мәчетендә Мәүлид ае дәвамында чәршәмбе көннәрендә икенде намазыннан соң танылган татар хәзрәтләренең вәгазь кичәләре узачак. Киләсе атнада беренче булып Татарстан мөфтиятенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, Мәүлид ае дәвамында Диния нәзарәте хәзрәтләренең махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр илтүе һәм анда сугышчылар катнашында Мәүлид кичәләре үткәрүе көтелә.
Фикер өстәү
Фикерегез