Бүген Казанның Совет районы суды сигезенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән дүрт яшьлек кызның әнисенә карата хөкем карары чыгарды. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә.
Суд Лидиянең иреген алты айга чикләде. Җәза вакытында аңа шәһәрдән китү тыелган, шулай ук махсус органнар рөхсәтеннән башка яшәү урынын яки эш урынын үзгәртү тыела.
Фаҗига узган елның декабрендә була. Тикшерү версиясе буенча, Лидия кызын йокларга яткырган, ә үзе беразга фатирдан чыккан. Сабый уянган, урындыкны тәрәзә янына куеп, тәрәзәне ачкан. Сигезенче каттан егылып төшеп үлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез