Газетага язылу

Казанда тарихи паркта бушлай күргәзмә эшли башлады

«Россия – минем тарихым» тарихи паркында Россия Федерациясенең Театр әһелләре берлегенең 150 еллыгына багышланган «150 артист. Театр әһелләре берлеге» мультимедия күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 3 майга кадәр эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Күргәзмә XIX гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр рус театрының артистлары, режиссерлары һәм театр әһелләре тормышын тасвирлый. Мультимедияле диварларда 1897 елгы Беренче бөтенроссия сәхнә әһелләре съезды делегатлары һәм революция чоры артистлары күрсәтелгән. Сизгер экранда күргәзмә кунаклары XIX гасыр театры турында белешмә белән танышырга, ә виртуаль китапларда режиссер Всеволод Мейерхольд уйлап чыгарган костюмнар өлгеләрен күрергә мөмкин.

Шулай ук тарихи паркка килүчеләргә 1930 еллардагы репрессия вакытындагы сәнгать үсеше турында, Бөек Ватан сугышы елларындагы театр эше – фронттагы һәм камалыштагы Ленинград чорындагы сәнгать әһелләре турында мәгълүмат һәм Галина Уланова, Мария Савина, Олег Табаков, Майя Плисецкая, Федор Волков кебек бөек артистларның архив кадрларын тәкъдим итәләр.

Күргәзмәне Россиянең театр әһелларенең заманча эшләренә, проектларына һәм яңа театр буыны вәкилләренә багышланган бүлек йомгаклый.

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Оренбург тракты, 8 йорт, 2 нче күшәк адресы буенча 3 майга кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр көтәләр. Күргәзмәгә керү ирекле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре