Газетага язылу

Казанда татар артистлары вертолет һәлакәтендә вафат булган Ильяс Гимадутдиновның өчесен уздырды

Пермь краенда вертолет һәлакәтендә үлгән Ильяс Гимадутдиновның Казандагы дуслары өчесен уздырган. Социаль челтәрләрдә Коръән ашыннан видеолар белән татар эстрадасы артистлары, алып баручылар уртаклаша.

Корънән мәҗлесен Рөстәм хәзрәт Бакиров алып барган. «Ильяс Исмәгыйль улы турында барыгыз да җылы сүзләр әйттегез. Ерак булса да, менә Казанда, Аллаһ йортында намазлар укып, өченче ахшам мәҗлесенә җыелыштык. Ильясны җирләгән көнне дә «Гадел» мәчетендә бөтен халык белән бергә дога кылдык. Кыска итеп булса да, аның тарихын сөйләдек. Әлхәмдүлилләһ, шушы билгеләр ул җәннәткә керергә бер сәбәп», – дип сөйли хәзрәт алып баручы Әбри Хәбриев куйган видеода.

«Аллаһка шөкер, Ильяс братның өчесен уздырып җибәрдек. Әйткән сүзләребез, кылган догаларыбыз аның изге рухына барып ирешсен», – дип яза Әбри Хәбриев.

Дусларын искә алу ашына җырчы Ришат Төхвәтуллин, Вадим Захаров, Искәндәр Вәлиев, алып баручы Айрат Ильясов һәм мәрхүмнең башка дуслары җыелган.

Кызганыч, татар милләте өчен янып йөргән шәхес, эшмәкәр Ильяc Гимадутдинов утырган вертолет Яңа ел ялларында «Ашатли-парк» ял базасы районында һәлакәткә очрады. Фаҗигадә шушы ук фирманың автомобиль колоннасы җитәкчесе Эльмир Коняков та һәлак булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре