Казанда югары сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган «Татар кызы, Татар егете-2024» бәйгесенә йомгак ясалды. Бер сәхнәдә Казанның җиде районыннан килгән 8 егет һәм кыз, милләтебезнең матурлыгын һәм зәвыгын күрсәтеп, җиңү өчен көч сынашты.
Бәйге югары сыйныф укучыларының сәләтләрен үстерү, аларда татар халкының бай мирасына кызыксыну уяту һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уза. Бәйге дәвамында егетләр һәм кызлар татар телен камилләштерә, әлегә кадәр белеп бетермәгән йолаларны, җырлар, биюләрне үзләштерә. Узган уку елында һәм быел бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Чараны инде бик күп еллар Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тормышка ашыра.
«Татар кызы, Татар егете-2024» бәйгесенең йомгаклау өлешендә Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин катнашты.
– Бу – зур бәйрәм! Катнашучыларга, чарабызның кунакларына Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән зур сәламнәремне җиткерәм. Ул конкурста катнашучыларга зур уңыгшлар теләде. «Татар егете, татар кызы» – милләтебезнең ни дәрәҗәдә күркәм, ни дәрәҗәдә талантлы кешеләргә бай икәнен күрсәтүче бәйге. Минемчә, әлеге сәхнәдә басып торучыларның һәрберсе инде җиңүче! – диде ул.
Финалга чыккан җиңүчеләр 3 этапта биремнәр үтәргә тиеш булды. Беренче этапта һәр катнашучы үзе белән таныштырды. Бәйгенең икенче өлешендә егетләр һәм кызлар үз кумирлары белән сәхнәдә иҗади номер тәкъдим итте. Катнашучылар үрнәк итеп үзләренең укытучыларын, танылган театр артистларын, хоккейчы һәм җырчыларны сайлаган иде. Соңгы этап татар драматургиясенә багышланды. Катнашучылар залга әсәрләрдән өзекләр тәкъдим итте.
Жюри әгъзалары өчен иң-иңнәрне сайлау авыр булды, чөнки катнашучыларның һәрберсе әлеге исемгә лаек. «Татар кызы, Татар егете-2024» бәйгесенең Гран-при ияләре – Идел буе районыннан Булат Талипов һәм Мәдинә Галиәхмәтова.
1 урын – Совет районыннан Зәйнәп Хөснуллина һәм Рәмис Хәкимов, Мәскәү районыннан Алисә Әдиятуллина һәм Әмир Сабиров;
2 урын – Вахит районыннан Алия Сабирҗанова, Совет районыннан Аяз Әгьлиуллин;
3 урын – Совет районнынан Азалия Хәмидуллина, Яңа Савин районыннан Розалина Николаева, Авиатөзелеш районыннан Альмир Сабиров һәм Киров районыннан Илназ Җәләлов.
«Татар егете, татар кызы» бәйгесендә беренче урынны яулаган Зәйнәп Хөснуллина – "ВТ"ның баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллинның кызы. Чын күңелдән котлыйбыз!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез