Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казаннан Ильяс Гарипов, Уфадан Элина Әхмәтҗанова һәм Казахстаннан Мадияр Насыйров татар теле һәм әдәбияты буенча XII Халыкара олимпиаданың Гран -при ияләре булды.

Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Быел бәйгедә Россиянең 28 төбәгеннән 500ләп укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Әзәрбайҗаннан егет-кызлар катнашты. Призерлар дип 77 бала табылса, җиңүчеләр рәтендә исә 20 кеше иде. Гран-при ияләрен тантана ахрында гына сәхнәгә чакырдылар. Алар – Казандагы “Адымнар” күп телле белем бирү комплексы укучысы Ильяс Гарипов, Уфаның 84нче татар гимназияе укучысы Элина Әхмәтҗанова һәм Казахстандагы Семей шәһәреннән Мадияр Насыйров.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов аларның һәркайсын милләтебезнең алтын баганалары дип атады.
– Туган телебез буенча бәйгенең апрель аена туры килүе бик табигый, чөнки бу безнең бөек Тукаебыз ае. Без Тукайны татар теленең символы дип саныйбыз. Шуңа да татар телебез белән горурланабыз. Телебез бай тел, матур тел. Ул дәүләтле халыкның теле, татар телен камил белү, бу телдә сөйләшә һәм уйлый белү белән бары тик горурлана гына алабыз. Чөнки беркем алдында да оят түгел бу тел өчен. Безнең Тукаебыз, Җәлилләребез, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиевлар, Каюм Насырилар, Ризаэтдин Фәхретдиннар, Курсавилар, Мәрҗәнилар бар. Тагын кайсы халыкта бар менә мондый мәгрифәтле татар шәхесләре? Телдән башка милләт була алмый. Халкыбызның киләчәген матур итеп күрәсебез килә икән, үз телебезне менә шулай дәррәү бер зур гаилә булып сакларга һәм үстерергә тиешбез. Бүген мине бигрәк тә читтә яшәүче татар балаларының туган телләрен камил белүе сокландырды. Беренче чиратта, сезне татар теленә өйрәткән әти-әниләрегезгә рәхмәт әйтергә кирәк, – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин исә олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын Туган тел бәйрәме дип атады.

– Биредә татар телен сөюче, яратучы, аның белән горурланып яшәүче, шул телдә фикер йөртүче, сөйләшүче һәм үзләренең татар булуыннан оялмаучы чын егетләребез-кызларыбыз җыелган. Бу чара безнең горурлыгыбыз, шатлыгыбыз, ул безнең киләчәгебез, үткәнебез һәм хәзергебез. Олимпиадада катнашучы балалар кайда гына яшәсә дә үз телләрендә сөйләшә-аңлаша беләләр. Бу безнең өчен зур шатлык. Әгәр дә ел саен шулай балаларны чакырабыз, җыелабыз икән, димәк, безнең телебезнең киләчәге бар. Бу эшебезне кемгәдер күрсәтү өчен үткәрелми, биредә балалар үзләренең белемнәрен, сыйфатларын күрсәтеп, аны исбатлый алалар, – диде министр.

Гран-при яулаган Казахстан егете Мадияр Насыйров әйтүенчә, алар татар телендә гаиләдә аралаша. “Әбием Чирмешән якларыннан, туган телгә мәхәббәтне нәкъ миңа ул уятты”, – ди ул. Мәктәптә татар теле укытылмаса да, шәһәрдә 30 еллык тарихы булган Татар сәнгать мәктәбе эшләп килә икән. Биредә атнага бер тапкыр балаларга татар теле дәресләре үткәрелә. “Ләкин анда кечкенә балалар белем алганлыктан, мин Диләнур Ахунҗанова дәресләрен үз иттем. Ул зурлар белән эшли. Менә инде ике ел анда белем алам, телемне камилләштерәм”, – ди Мадияр. Егет узган ел “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә дә катнашырга өлгергән.

Уфа кызы Элина Әхмәтҗанова исә бу олипмиадада өченче ел катнаша икән. Тормышын медицина белән бәйлисе килә аның. Татар теле табиб булганда да ярдәм итәр дип өметләнә. “Бары тик гаиләдә татар телендә аралашып кына туган телне камил белеп була. Мондый олимпиадаларда катнашу миңа бик күп милләттәшләрем арасында дуслар табарга мөмкинлек бирде. Минем төп максатым, киләчәктә балаларыма да туган телемне өйрәтү”, – диде Элина.

Гөлнар Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре