17 декабрьдә Казанның ES Gallery галереясендә (Островский ур.98) “ТАТАRКА. КТО Я” күргәзмәсе ачыла.
Бүгенге татар хатын-кызы темасына рефлексия бу: кем һәм нинди ул, үзенә, башкаларга карата мөнәсәбәте нинди?
Күргәзмәгә килүчеләрне Иван Айвазовский картиналары, Карина Гыйззәтуллина һәм Фәнис Низамов фотохезмәтләре, Алиса Гулканян видеоколлажы, Даниил Вторушкинның “Сөембикә” картинасы көтә. Күргәзмә кураторы – Элина Сәфәрова, оештыручылары – ES Gallery, студиясе – Bespoke Architects.
Күргәзмә 17 февральгә кадәр һәр көн саен 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү – ирекле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез