Газетага язылу

Казанда «Татарстан – 2028 елда Күчмә халыклар уеннары башкаласы» проектын тәкъдим иттеләр

19 сентябрьдә Казанның «Унбер» гимназиясе территориясендәге сайлау участогы янында «Күчмә халыклар уеннары»ның ачык презентациясе узды. Әлеге уникаль милли спорт төрләре турниры 2028 елда Татарстанда үткәреләчәк.

Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан спорт министры Владимир Леонов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, шулай ук VI Бөтендөнья Күчмә халыклар уеннары чемпионнары һәм Татарстан җыелма командасы спортчылары Аделя Макарова, Илфат Миннегалиев һәм Глеб Голов катнашты.

«Бөтендөнья Күчмә халыклар уеннары – спорт турниры гына түгел. Ул традицияләрне саклау, алга омтылу, көч, ихтыяр һәм җиңү дә. Күптән түгел Кыргызстаннан кайткан чемпионнарыбыз чын ихтыяр көчен һәм ярышларда тәкъдим ителгән спорт төрләренең матурлыгын күрсәтте. Сезгә уңышлы юл һәм бары тик җиңүләр телим», – диде Ләйлә Фазлыева.

Владимир Леонов 2028 елгы ярышларга әзерлек турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстан өчен бу зур чакыру булачак. Күчмә халыклар уеннары спорт белән генә түгел, милли үзенчәлек һәм мәдәният белән дә бәйле. Шуңа күрә проектка мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү планлаштырыла.

«Сайлау көннәрендә без беренче презентацияне үткәрдек, республика халкын проект белән таныштырдык. Алда федераль һәм республика оештыру комитетларын төзү, ярышлар программасын эшләү бурычы тора. Татарстанның төрле районнарындагы күп кенә мәйданчыкларны җәлеп итеп, республикабызның матурлыгын кунакларга күрсәтербез дип ышанам», – диде спорт министры.

VI Бөтендөнья Күчмә халыклар уеннары 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр Кыргызстанда узды. Ярышларның ябылу тантанасында Уеннар символы – көөкөр – Татарстанга тапшырылды.

Ярышларда Россия җыелма командасы составында Татарстаннан 8 спортчы катнашты. Россия спортчылары яулаган 7 алтын медальнең бишесе Татарстан вәкилләренә – алыш, көрәш һәм армрестлинг буенча – туры килде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре