Казанда, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисенә инаугурациясен әзерләү һәм үткәрү уңаеннан, хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы башкаласы буенча Дәүләт автоинспекциясенең (ГАИ) матбугат хезмәте хәбәр итте.
Билгеле булганча, 18 сентябрьдә 19:00 дән 19 сентябрь 19:00 гә кадәр шәһәрдә хәрәкәт һәм машина кую урыннары чикләнәчәк. Бу вакыт аралыгында машина йөртүчеләр өчен түбәндәге участоклар ябык булачак:
- Пушкин урамында, Карл Маркс урамыннан Бассейн урамына кадәр (ике юнәлештә);
- Театр урамында, Тельман урамыннан Дзержинский урамына кадәр (ике юнәлештә).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез