Фикер алышуны ачып, ТР вице-премьеры – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүген Татарстанның көчле командасы составында булуына шат икәнен ассызыклады. «Безнең уңышыбыз шунда: без һәрвакыт өйрәнергә һәм үз хаталарыбыз өстендә эшләргә әзер», – дип атады ул төбәкнең экспертлар пулының көндәшлек өстенлеген.
«Кампус – киләчәккә адым, иртәгәге көнгә адым», – диде Шамил Гафаров. Шул ук вакытта ул республикага алдынгы компанияләр һәм төбәкләрнең тәҗрибәсе белән иртәгәге көнгә атлавы мөһим булуын ассызыклады, чөнки аларның вәкилләре өч көн дәвамында кампус төзү турында фикер алышачак.
ТР вице-премьеры барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Казанда күпфункцияле фәнни-мәгариф кампусы төзү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк ведомствоара эшче төркем булдырырга кушуын хәбәр итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез