Газетага язылу

Казанда тәүге тапкыр «Яңа ел Печән базары» узачак

13-14 декабрь көннәрендә Казанда беренче тапкыр «Яңа ел Печән базары» узачак.

 Бәйрәм Агишев йортында (Каюм Насыйри урамы, 38) ике көн (11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр) дәвам итәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Кул эшләре, тәмле ризыклар, җылы мохит һәм Яңа елга иң шәп бүләкләр – барысы да бер урында! 13-14 декабрь, 11:00-20:00, Агишев йорты (Каюм Насыйри урамы, 38). Яңа ел алдыннан дусларыгыз һәм якыннарыгыз өчен бүләкләр сайларга иң шәп вакыт! Без сезне көтәбез», – диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре