Казанда Төркиядән килгән театрлар спектакль куячак

Бүген Казанда VIII Халыкара «Нәүрүз» фестиваль-форумы башланды. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чара кысасында ике төрек театры спектакль күрсәтәчәк.

27 майда Төркия дәүләт театры (Әнкара шәһәре)«Гонзагоны үтерү» спектаклен уйнаячак. Аны Камал театрының баш режиссеры, фестиваль-форумның сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев һәм рәссам Сергей Скоморохов куйды. Спектакльнең премьерасы 2023 елның октябрендә Әнкарада узды.

29 майда Төркиянең Конья шәһәреннән «Ансамбль кружащихся дервишей» «Церемония «Сема» спектаклен куячак.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында аңлатуынча, әлеге ике спектакльне күрсәтү тәкъдимен Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы ясаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре