Декабрь ахырында яңа бәяне расларга җыеналар.
Казанда юл бәясе 42 сумга җитәргә мөмкин. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты шул юнәлештә эшли, дип яза “КП-Казань”.
Казанда транспорт оешмалары бәяне 16 процентка күтәрүне сорый. Юл хакы “тере” акча белән түләгәндә – 42 сумга, банк картасы һәм транспорт картасы белән түләгәндә – 38 сумга төшәчәк, дигән сүз бу. Ә 100 баруга “проездной” сатып алучыларга юл бәясен 30 сумга җиткермәкчеләр.
Яңа бәяләрне декабрь азагында расларга ниятлиләр. Алар 2024 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
 Сүз уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары Казанда транспортта бушлай йөри.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез