Аерым алганда, 5.30-6.15 сәгатьләрдә, Батурин урамы ябылуы сәбәпле, Карл Маркс урамыннан Кремль яр буена кадәрге участокта 22, 28а һәм 89 автобуслар Кремль дамбасы, Сул як Болак, Пушкин һәм Горький урамнары аша йөриячәк. Кире юнәлештә алар Карл Маркс, Пушкин, Уң як Болак урамнары һәм Кремль дамбасы буйлап хәрәкәт итәчәк.
Үз чиратында, Әмирхан проспекты һәм Сибгат Хәким урамындагы чикләүләр аркасында Миллениум күпере юнәлешендә 43 һәм 54нче автобуслар, «Чистай урамы» һәм «Сибгат Хәким урамы» тукталышларын әйләнеп үтеп, Әмирхан проспектындагы тоннель аша узачак. Кире юнәлештә алар стандарт схемалардан тайпылмыйча хәрәкәт итәчәк.
Моннан тыш 54нче автобус, Вишневский урамыннан Николай Ершов урамына чыгу юлы ябылуга бәйле рәвештә, Миллениум күпере юнәлешендә Вишневский, Шмидт, Чехов, Груздев, Бутлеров һәм Пушкин урамнары буйлап һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Кире юнәлештә хәрәкәтнең гадәти схемасы үзгәрми.
28нче автобус көн дәвамында бөтенләй йөрмәячәк.
Моннан тыш, ярышлар вакытында Николай Ершов урамындагы «М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы» тукталышы Лев Толстой урамы юнәлешендә Вишневский урамындагы транспорт чишелеше янына күчереләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез