Казанда троллейбус йөртүче 9 яшьлек кызны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте кичә иртәнге җиделәр тирәсендә «Академик Сахаров» автобус тукталышында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, троллейбус йөртүче, маневрның куркынычсыз булуына инанмыйча, кузгалып киткән вакытта троллейбуска утырырга ниятләгән 9 яшьлек кызны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны травмпункттан өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре