Газетага язылу

Казанда тугыз автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк

Шәһәр урамнарында ремонт эшләре үткәрү сәбәпле, Казанда тугыз автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

23-28 сентябрьдә Карл Маркс урамы буйлап хәрәкәт өлешчә ябылачак. Бу вакытка кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Чикләүләр юл өлешен ремонтлау белән бәйле.

 

23 сентябрьнең 23:00 сәгатеннән 28 сентябрьнең 5:00 сәгатенә кадәр Толстой урамыннан Пушкин урамына кадәрге участокта хәрәкәт чикләнәчәк.

Эшләр вакытында 10а, 22, 28, 28а, 30, 35, 54, 89 һәм 91 номерлы автобуслар үзгәртелгән маршрутлар буенча йөриячәк.

Троллейбусларның хәрәкәт схемасы үзгәрмәячәк.

Ремонт эшләренә бәйле рәвештә үзгәргән маршрутлар белән Казан мэриясе сайтында танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре