Казанда Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны бер минут тыңлык белән искә алдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында бер минут тынлык игълан итте.

«Бөек Ватан сугышында һәм Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итәм», - диде ул.

Миңнеханов әйтүенчә, Россия Кораллы көчләре «изге хәрби бурычын үтәп» Украинадагы махсус  операциядә катнаша.

«Кылган батырлыклары һәм Ватанга тугры булганнары өчен без геройларыбызга бик тә рәхмәтле. Татарстан уллары туган җирен, туган илен батырларча саклый», - дип искәртте ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре