Казан югары уку йортлары укучылары өчен яңа студентлар шәһәрчеге төзелә. Ул Татарстан Республикасының Лаеш районында тимер юл янында барлыкка киләчәк. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров сөйләде.
«Төзелеш урыны сайланган. <...> WorldSkills булган урыннан һәм тимер юлдан ерак булмас, мөгаен», - диде ул.
Тулай торакны KazanExpo Халыкара күргәзмә үзәге белән янәшә түгел, ә аэропорт һәм Казанны тоташтыручы тимер юллар янында төзергә планлаштыралар икән.
Казан студентлары өчен яңа кампус төзеләчәге бу елның май аенда билгеле булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез