Казанда "Үлемсез полк" йөреше 170 мең кешене җыйган. Бу хакта "Реальное время" электрон басмасы хәбәр итә.
«Үлемсез полк» йөреше 15.00 сәгатьтә башланды. Катнашучылар шәһәрнең Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә ике сәгать алдан җыела башлаган, диелә хәбәрдә. Йөреш Карл Маркс, Лобачевский урамнары, «Черек күл» паркы янында һәм Кремль урамы буйлап уза.
2019 елда әлеге акциядә Татарстан башкаласында 169 мең кеше катнашкан иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез