Узган елның 9 ае йомгаклары буенча Казанның зур һәм уртача предприятиеләрендә хезмәт хакы 17,6 процентка үсеп, аена 106 мең сумнан артып киткән. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин белдергән.
Шәһәр башлыгы әйтүенчә, Казан хезмәт хакы күләме буенча, халык саны миллионнан арткан шәһәрләр арасында Екатеринбургтан гына калышып, икенче урынга чыккан.
Исегезгә төшерәбез: Казанның Авиатөзелеш районында айлык эш хакы уртача 122 мең сумга җиткән. Бер ел эчендә ул 27 процентка үскән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез