Казанда үтәсе төп Яңа ел чаралары билгеле

Кызыклы Яңа ел чаралары турында мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов матбугат конференциясендә сөйләде. «Казан» гаилә үзәге территориясе  гадәттәгечә Яңа ел чараларын уздыруның төп мәйданчыгына әвереләчәк. Шәһәрнең төп чыршысы 24 декабрьдә ачылачак. Шәһәр халкын флешмоб, чыршы шәһәрчеге ачылу һәм бәйрәм концерты көтә. Бәйрәм флешмобы  «Ак елан» татар риваяте нигезендә оештырылачак. Бәйрәм чарасында кунакларның күңелен Кыш Бабай белән Кар Кызы да күрәчәк.

– Бу елны шәһәрнең төп чырышысын гына ачып калмыйча, барлык шәһәр халкын һәм кунакларын 17:30 сәгатьтә «Фестивальный» бульварында «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә җыелырга чакырабыз. Чарага ачык төсләрдән киенергә һәм ак чыршы уенчыгын алып килергә кирәк булачак. Чыршы ачылышына бәйрәмчә итеп барырга тәкъдим итәм. Без Казандагы сәнгать мәктәпләре белән Яңа ел уенчыгы ясау буенча кызыклы мастер-класс уйлап таптык. Сез дә кушыла аласыз, – диде Азат Абзалов.

Чыршы шәһәрчекләре Казанның барлык районнарында да ачылачак. 1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр үзәк чыршы шәһәрчегендә «Театрлы Яңа ел» дип аталган чаралар узачак. Шулай ук шәһәр урамнары буйлап 1 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр «Елан сәяхәте» DJ-фургоны да узарга тиеш. Тылсымлы Яңа ел атмосферасы Казан Кремле территориясендә дә тудырыла.

Бәйрәм көннәрендә шәһәрнең 28 җәмәгать урынында 106 чара оештыру планлаштырылган. Халык өчен күпләп театральләштерелгән тамашалар, музыкаль һәм бию кичәләре, мастер-класслар әзерләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре