Казанда узачак БДБ илләре уеннарына мең ярым спортчы киләчәк

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән брифинг вакытында сентябрьдә Казанда узачак БДБ илләре уеннарына да тукталды.

– Әлеге уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналары Универсиада Авылы аллеясында узар дип көтәбез. Бу, шул исәптән, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне тәэмин итү белән бәйле, – диде Галимова.
БДБ илләре уеннарында 10 илдән барлыгы 1,5 мең спортчы катнашачак. Алар 180 комплект медаль өчен 16 спорт төрендә ярышачак.

Лилия Галимова әлеге уеннар өчен 1262 волонтер билгеләнгәне турында да искәртте. Уеннар узачак спорт объектлары да билгеле. Алар арасында “КАИ-Олимп”, “Урам” экстрим-паркы, гимнастика, бадминтон үзәкләре һәм башкалар бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

спорт БДБ илләре БДБ илләре уеннары

Көн хәбәре