Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның килене Рейян Узунер һәм аның әнисе Казанда узачак «Fashion Iftar»да катнашуы хакында хәбәр итә проектның авторы һәм оештыручысы Җәннәт Минһаҗева.
«Алар катнашуын раслады, без аларны көтәбез», – дигән автор «Миллиард.Татар» белән әңгәмәсендә.
«Fashion Iftar» мөселманнар өчен изге Рамазан аенда уздырыла торган, бары тик хатын-кызлар гына катнаша торган чара.
Быел Рамазан ае 28 февральдә кояш баеганнан соң башланып, 29 мартта тәмамлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез