Казанда узачак яшьләр саммитында 45 илдән катнашучылар көтелә

27 августтан 30 августка кадәр Татарстан башкаласында IV Казан глобаль яшьләр саммиты узачак. Чара 45 илдән 200дән артык делегатны, шул исәптән министрларны, дипломатларны, галимнәрне, медиаэкспертларны, эшмәкәрләрне һәм яшьләр хәрәкәтләре лидерларын берләштерәчәк. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Казанга Бразилия, Бангладеш, Катар, Колумбия, Мексика, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Оман, Нигерия, Филиппин, Көньяк Африка Республикасы һәм башка ил вәкилләре киләчәк.

Саммит «Казан - Ислам дөньясы 2022 яшьләр башкаласы» программасыннан барлыкка килде. Өч ел эчендә ул мәгариф, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы тәҗрибә алмашу буенча әйдәп баручы халыкара мәйданчыкларның берсе булды, дип билгеләп үтәләр оештыручылар.

Быел саммит темасы «Глобаль үзгәрешләр чорында шәхес белеме: кыйммәтләр һәм карьера траекторияләре» дип билгеләнде. Форумның төп максатлары – ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләр дипломатиясен үстерү һәм уртак мәгариф, мәдәни һәм инновацион проектлар өчен ныклы нигез булдыру. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына да туры килә.

Дискуссияләр яңа буынны моңа кадәр күрелмәгән үзгәрешләр шартларында яшәргә һәм эшләргә ничек әзерләргә дигән сорауга җавап эзләүгә багышланачак. Саммитта катнашучылар технологик күнекмәләрне критик фикер йөртү, иҗади һәм мәдәни аңлау белән ничек берләштерү, тотрыклы шәхси һәм профессиональ үзенчәлек формалаштыру, шулай ук ​ ​ базар ихтыяҗларына да, шәхси ышануларга да туры килгән карьера траекторияләрен төзү буенча тәҗрибә уртаклашачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре