26 сентябрьдә Казан Кремленең Гавам урыннарында Идел буе «Конструктив» форумы ачыла. 2019 елдан башлап, 2024 елга кадәр ул республика күләмендә уздырылса, быел Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән вәкилләр катнашачак.
Форум кысаларында төрле аудитория өчен профилактик чаралар узачак берничә мәйданчык ачылачак.
Чара 10:30 сәгатьтә башлана. Ачылыштан соң ук «Терроризм «яшәрә»: экстремизмны һәм терроризм идеологиясен профилактикалау өлкәсендә көн кадагына суккан мәсьәләләр» темасына панель дискуссия узачак.
«Конструктив» – яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризм идеологиясен профилактикалау буенча иң зур мәйданчык. 2025 елда ул җиденче тапкыр, әмма ИФО округ форумы статусында беренче тапкыр уза.
«Бу – яшьләр арасында экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә мәгълүмати, идеологик һәм психологик куркынычсызлык темаларын күтәрүче мәгърифәти форум. Мәйданчыкның уникальлеге – без төрле максатчан аудиторияләр белән эшлибез», – дип белдерде «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» РОО президенты, «Конструктив» Идел буе форумы координаторы Алена Бакирова.
Быел проектка 3,8 меңнән артык гариза килгән. Форумда Россиянең төрле төбәкләреннән 40тан артык эксперт, шулай ук медиакуркынычсызлык, психология, мәгариф һәм хокукый агарту өлкәсендәге белгечләр катнашачак. Программага лекцияләр, мастер-класслар, практикумнар, мәгариф һәм мәдәни юнәлешләрне берләштергән иҗади форматлар керә. Форумда 35 яшькә кадәрге яшьләр генә түгел, өлкән буын вәкилләре дә катнаша ала.
Чаралар офлайн һәм онлайн форматта узачак. «Мафия. АТК» иммерсив уены, хакер белән иртәнге аш, психология буенча лекторийлар һәм мошенниклык темасына шоу-импровизация, шулай ук цифрлы грамоталылык буенча театральләштерелгән тамаша оештырылачак.
Форумның төп нәтиҗәсе экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалауның иң яхшы эш практикаларының төбәкара базасын булдыру булачак, ул округның барлык 14 төбәгенең тәҗрибәсен берләштерәчәк һәм заманча санлы форматта тәкъдим ителәчәк», – дип өстәде Бакирова.
Республикада Идел буе федераль округы төбәкләреннән резонанс һәм уңай эффект бирүче гадәти булмаган практикалар базасы җыелачак. Форум барышында алынган медиаконтент уку йортларына тапшырылачак.
«Конструктив»ны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Террорга каршы комиссиясе аппараты ТР Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкиле аппараты, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә үткәрә. Төрле урыннардагы чаралар 29 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез