Казанда узачак Россия венчур форумында 4 меңнән артык кеше катнашуы көтелә

Мәгълүм булганча, 25-26 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында Россия венчур форумы узачак. Форумда 4 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев форумны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

- 4 меңнән артык катнашучыны көтәбез. Бездә спикерлар саны да артты. Алар 250дән артыграк. Хәзерге көндә 2697 теркәлгән катнашучыбыз бар. Әле теркәлү тәмамланырга тагын ике көн бар, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре