Казанда узачак Россия венчур форумында 6 меңгә якын кеше катнашу теләген белдергән

9 – 11 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында унтугызынчы тапкыр узачак Россия венчур форумында 5,7 меңнән артык кеше катнашу теләген белдергән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Дамир Галиев әйтте.

“Теркәлүчеләр форумда катнашу категориясенә карап бейдж алачак. Быел җыенның эчтәлеген һәм мөмкинлекләрен тагын да баеттык. Соңгы мәгълүматларга караганда, безгә дөньяның 25 иленнән 5,7 мең катнашучы килү теләген белдергән. Форумга кадәр вакыт бар әле, димәк саннар үзгәрергә дә мөмкин”, – диде ул.

Дамир Галиев әйтүенчә, быелгы форумның төп үзенчәлеге дә аның эчтәлеге үзгә булуына бәйле. “Аерым алганда, җыенда һөнәрләр ярминкәсе узачак”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре