«Чараның ноябрьдә булуы кызыклы, күпләрдә сорау да тудыргандыр. Тик студентлар өчен гел яз бит. Региональ этаплар барлык субъектларда да үткәрелеп беткәч, фестивальнең соңгы этабы ноябрь аена туры килде», — диде ул. Яшьләр эшләре министры билгеләп үткәнчә, фестиваль ил буйлап сәяхәт итә. Бу зур масштаблы фестивальнең 4 тапкыр Казанда үткәрелүе дә чараларның сыйфаты ягыннан югары дәрәҗәдә үтүен дәлилли.
Татарстан башкаласы 25-29 ноябрь көннәрендә 82 регионнан 2000 ләп катнашучы кабул итәчәк. 60 эксперт 900 артык бәйге номерларын һәм эшләрне бәялиячәк.
Катнашучылар 10 конкурс юнәлеше буенча көч сынашачак. Үткәрелү мәйданчыклары булып Казан яшьләр сәясәте, университетлар һәм шәһәр Мәдәният идарәсенең 7 объекты кулланылачак: Тимер юлчылар Мәдәният сарае - төбәк программасы (2 нче лига), Химиклар Мәдәният сарае - төбәк программасы, КГЭУ - театр юнәлеше, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе - оригиналь жанр/инструменталь юнәлеш, «УРАМ» Экстрим-паркы - мода/диджеинг, Казан дәүләт мәдәният институты - вокаль юнәлеш, Идел буе Дәүләт Физик культура, спорт һәм туристлык университеты - бию юнәлеше/Медиа/Видео/Арт.
«1993 елдан башлап үткәрелә торган фестивальне үткәрүдә яшьләргә үсү. үзләрен күрсәтү мөмкинлеген биргән өчен Республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез, - диде «Студвесна» (Россия студентлар язы) Яшьләр берлеге яшьләр иҗатын яклау һәм үстерү программасы җитәкчесе Валерия ПОЗИКОВА. - Вокал һәм бию юнәлешендә катнашучылар алдан әзерләнгән номерлар белән катнашса, үзенчәлекле номинация булып видео һәм арт иҗат юнәлешләрен атар идем. Бу ике юнәлештә дә фестиваль барышында әзерләнеп, якланган эшләр бәяләнәчәк.»
Оештыручылар Казан кунакларын татар милли ризыклары белән сыйлыячакларын әйтте.
Фестивальдә шулай ук сайлап алу этапларын узган 250 волонтер (һәм өстәмә резервта 50 катнашучы-волонтер) билгеләнгән. Алар фестивальнең төп программасында да, параллель барган бушлай остаханәләрдә дә булышачак.
XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестиваленең тантаналы ачылышы 25 ноябрь көнне Баскет-холлда узачак. Җиңүчеләрне бәйге партнерларыннан бүләкләр көтә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
ТаңЧулпан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез