1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр Казанда металл эшкәртү өлкәсенә багышланган ТЕМП глобаль форумы узачак.
Төп темалар бу өлкәдә импортны алмаштыру һәм технологик суверенитет, шулай ук аддитив технологияләр булачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина сөйләде.
"Форумның эшлекле программасы төрле юнәлешләр буенча 16 сессиядән торачак, әмма аларның барысы да аддитив технологияләр белән бәйле. Алар эчке структураларның катлаулы геометрик формаларын төзергә, ныклыгын саклап, конструкцияләрнең авырлыгын киметергә, берничә детальне берсенә берләштерергә, калдыкларны киметергә һәм башка бик күп нәрсәләргә мөмкинлек бирә. Безнең зур булмаган халыкара катнашыбыз да бар, әмма без Россия эчендәге багланышларны җайга салуга һәм импортны алмаштыруга йөз тотабыз", - дип сөйләде ул.
Моннан тыш, форумда зур күргәзмә оештырылачак, анда төрле компанияләр үз продукцияләрен күрсәтәчәк һәм заказчылар белән элемтәләр урнаштыра алачак, дип ассызыклады Миңнуллина.
Металл эшкәртү өлкәсендә импортны алмаштыру буенча Татарстан зур өлеш кертә, дип өстәде сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев. "Татарстан күптөрле проектларны гамәлгә ашыру буенча пилот регион булып тора. Соңгы елларда бездә күп детальләрнең чит илнеке. Мондый форумнар импортны алыштыруны хәл итүдә бик күп төрле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә", - дип өстәде ул.
Барыннан да элек форум үз производствосында автоматлаштыру чараларын кулланучылар өчен кызыклы булачак, дип белдерде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов. "Татарстанда машина төзелеше өлкәсендә генә дә 3 меңнән артык предприятие эшли. Аларның күбесе металл эшкәртү технологияләрен куллана, металл кою, прокат, пресслау һәм аддитив технологияләр белән бәйле башка бик күпләр", - дип билгеләп үтте Карпов. Күптән түгел генә мондый продукцияләрнең күбесе импорттан иде, әмма соңгы елларда технологик суверенитет күтәрелде, дип йомгаклады министрның беренче урынбасары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез