Казанда узачак VK Festка билетлар сатылып беткән

Россиянең иң масштаблы open-airы беренче тапкыр 29 июньдә Казанда узачак. Барлык билетлар да фестиваль башланырга ике көн кала сатылып беткән.

Фестиваль 14:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башлана. Төп музыкаль сәхнәдә Юлия Савичева, Элвин Грей, ХЛЕБ, ZOLOTO, «Комната культуры», Три дня дождя һәм Баста чыгыш ясаячак.

Быел VK Fest беренче тапкыр татар артистлары белән сәхнә ача. Анда үз трекларын Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, ОММАЖ, Ilgiz & Malsi Music, Al Su һәм Elina башкарачак. Фестивальдә инфлюенсерлар белән очрашулар, иҗади мастер-класслар, паблик-токлар, бөтен гаилә өчен дистәләгән спорт һәм күңел ачу чаралары узачак.

Шулай ук татар милли ризыкларын татып карарга мөмкин булачак. Фестиваль турында тулырак сылтама буенча белергә була.

Киләсе атнада, 5 һәм 6 июльдә, VK Fest Санкт-Петербургта узачак. Чара Петербургның 300 еллыгы паркында үткәрелә. Фестиваль Мәскәүдә 19 һәм 20 июльдә тәмамлана. Билетларны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин.

Фестивальнең программасы белән тулырак әлеге сылтама аша танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре