Быел Казанда узасы БРИКС Уеннарының талисманы итеп Бриксик исемле кечкенә леопардны сайлаганнар. Бу хакта Мәскәүдә узган «Мы вместе. Спорт» форумында Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтте.
«БРИКС Уеннарының аерым ябылу тантанасы узмаячак. Без килгән кунакларны Казанда буласы Сабан туена чакырабыз», – дигән Владимир Леонов.
БРИКС Уеннары Татарстан башкаласында 12-23 июнь көннәрендә узачак. Казанда Сабан туе да 23 июньгә билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез