Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә барлыгы 112 миллион сумлык товар сатылган

Сентябрьнең өч шимбәсендә Татарстан башкаласында узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә барлыгы 112 миллион сумлык товар сатылган. Шәһәр мэриясе хәбәренә караганда, башкалабызда яшәүчеләр яшелчә, шул исәптән бәрәңгене бигрәк тә күп сатып алган.

Көзге ярминкәләргә республиканың 22 районыннан 24 агросәнәгать комплексы оешмасы продукция алып килә. Ярминкәдә кибетләрдән 15 процентка кадәр арзанрак бәядән яшелчә, ит, сөт ризыклары, шулай ук ярдәмче хуҗалыклар өчен кирәк-ярак сатып алырга мөмкин.

Барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария таләпләрен үтәү контрольдә тотыла. Ярминкә белән кызыксынучылар «кайнар линия» телефоны (+7) (843) 223-27-72 (2284331) аша шалтыратып белешә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре