Казанда узган батырлык дәресендә махсус хәрби операция ветераны катнашты

«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге партия ярдәме белән Казан дәүләт аграр университетында батырлык дәресе үткәрде. Чарада махсус хәрби операция ветераны Альфред Хәйбуллин һәм 150дән артык студент катнашты, дип яза «Татар-информ».

Очрашу «Безнең заман герое. Җиңү варислары» проекты кысаларында узды, аның максаты – яшьләр арасында ватанпәрвәрлекне ныгыту, тарихи хәтерне саклау һәм гражданлык бердәйлеген формалаштыру. Проект Татарстан Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылачак.

Махсус операциягә үз теләге белән киткән Альфред Хәйбуллин (хәрби кушаматы – «Старый») Херсон юнәлешендә хезмәт итә, Калиновское авылын һәм башка торак пунктларны саклый. Чик яшькә җитеп хәрби хезмәтен тәмамланганнан соң гражданкада эшләвен дәвам итә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә.

Очрашуда ветеран студентларга сугышчан юлы, катлаулы бәрелешләр һәм сынаулар аша үтәргә туры килүе турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, авыр вакытларда солдатларга тыныч халык булышкан: нәкъ менә аларның ихлас катнашуы, ярдәм итәргә һәм соңгы әйберен бүлеп бирергә әзер торуы хәрбиләргә көч өстәгән.

Хәйбуллин сүзләренчә, хезмәт хәрби бурычларны үтәү белән генә түгел, ә югалтулар, авыр карарлар һәм ныклыкны тикшерү белән дә бәйле булган. Әмма нәкъ менә бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм иптәшләргә ышану куркыныч хәлләрдән чыгарга ярдәм иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "национальный проект" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" санкции импортозамещение «контрактчыларның «милли проектлар» нацпроект Минниханов

Көн хәбәре