Казанда узган «Яңа дулкын» конкурсының аудиториясе 600 млн кешегә җиткән

«Яңа дулкын» конкурсының телеаудиториясе, бүгенге көнне исәпкә алмыйча, 18 миллионга якын кешегә җитте. Гомуми аудитория, социаль челтәрләрне дә кертеп, 600 миллионга якынлаша. Бу хакта Татарстан башкаласында матбугат конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Без алты көн матур музыка белән тулып яшәдек. Һәм «Яңа дулкын»га кызыксыну артканнан арта. Без нәрсә язганнарын, нәрсә күрсәткәннәрен игътибар белән күзәтәбез. Казан кешеләре «Яңа дулкын»га билетларның 11 процентын гына сатып ала алды, калганнарын башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүчеләр алган», - диде шәһәр башлыгы.

Метшин сүзләренчә, Казанда «Яңа дулкын» конкурсын үткәрү инициаторларының берсе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.

«Без «Яңа дулкын»ны озак көттек, аның турында хыялландык. Һәм мин хыялларның тормышка ашуына шат. Казанда бик күп масштаблы чаралар узды, әмма «Яңа дулкын»ның үз энергетикасы. Безнең кунакчыл Казан җиренә бу «йолдыз атылуы», һава торышына карамастан, аеруча җылы булды», - диде ул.

Халыкара «Яңа дулкын – 2025» яшь башкаручылар конкурсы Казанда беренче тапкыр уза. Ул 21 августта ачылды һәм бүген, 26 августта, тәмамлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре