Юл өслеген эшкәртү өчен 127 тонна бозлавыкка каршы чаралар, шул исәптән 38 тонна реагент һәм 89 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Көндез эш дәвам итәчәк. Магистральләрне һәм квартал эчендәге машина юлларын чистартуга 609 машина һәм 575 юл хезмәте хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла.
Кышкы сезон башыннан Татарстан башкаласыннан барлыгы 904,5 мең тонна кар чыгарылган, ә бозлавыкка каршы материаллар чыгымы 50,3 мең тоннага җиткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез