Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән ветеранга бурычлар түләнгән

Казанда вафат дип ялгышлык белән игълан ителгән 97 яшьлек ветеран Михаил Павловны тиешле субсидияләр алу исемлекләренә яңадан керткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр иттеләр.

«Ветеранны исемлекләргә яңадан керттеләр һәм барлык бурычларны түләделәр», - диделәр администрациядә.

Моннан тыш, фронтовик Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале алу исемлегенә кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ветеран бурыч

Көн хәбәре