Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү бүлеге башлыгы, полковник Илшат Кәримов һәм башкалар катнашты.
Иң беренче булып күргәзмәгә җыелган мәктәп укучылары, кадетлар һәм уку йортлары вәкилләрен Ләйлә Фазлыева сәламләде. “Без бүген чыннан да уникаль чарада катнашабыз. Хәрби һөнәр һәрвакыт батырлык, кыюлык белән бәйле һәм без барыбыз да илнең хәрби Югары уку йортларын тәмамлаучылар белән горурланабыз. Шуңа күрә бүген бу күргәзмәне ачып, мин РФ Кораллы көчләрен тәкъдим итүче искиткеч хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Безне яклавыгыз өчен рәхмәт сезгә, сез безнең таянычыбыз, сез безнең өметебез һәм без РФ хәрбиләренең яңа буыны, ата-бабаларыбыз нигез салган данлы традицияләрне дәвам итәрсез дип ышанабыз”, - диде ул.
Полковник Илшат Кәримов сүзләренә караганда, Россиядә көздән «Ватанны саклаучылар һөнәре» дип исемләнгән 11 акция үткәрелгән. "Республикабызның бу эштә флагман булып алда баруы бик яхшы күренеш. Бу күргәзмә ярдәмендә без егетләребезне хәрби һөнәрләр белән таныштырабыз һәм киләчәктә Ватаныбызның булачак сакчыларын тәрбиялибез”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгының Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге методисты Семён Фёдоров сүзләренә караганда, бүгенгә хәрби уку йортларына республика укучылары бик теләп килә икән. Фёдоров белдерүенчә, мәктәпләрдә “Яшь армияче” дигән хәрәкәтләр эшләп килә. Берничә ел дәверендә ТР “Яшь армиячеләр”е Россия күләмендә беренче урыннарны яулый. Бүгенгә Татарстанда 65 меңләп укучы бу хәрәкәттә шөгыльләнә. Хәрби уку йортларына кергәндә нәкъ әлеге хәрәкәттә булганнарга аерым өстенлекләр бирелә. Моннан тыш Республикада “Волонтёрлар хәрәкте”нең танкылыгы булганнарга да укырга кергәндә өстенлек бар. Шуңа күрә дә хәрби уку йортларына барырга җыенучы балалар шушы ике хәрәкәт белән бик кызыксына, дип серләрне ачты Фёдоров.
Экспозиция үзе Россия Федерациясе Оборона министрлыгының әйдәп баручы хәрби уку йортларын берләштерә һәм мәктәп укучыларын илнең хәрби белем бирү системасы белән таныштыра. Россиядә бүгенгә Оборона министрлыгының 42 хәрби уку йорты эшли, Казанда исә 21 уку йорты вәкилләре җыелды. Күргәзмәнең максаты - хәрби һөнәрләр белән танышу, хәрби хезмәтне популярлаштыру, хәрби һөнәрләрнең абруен күтәрү, укучыларны Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби югары уку йортларына укырга керү өчен хәрби-һөнәри юнәлеш бирү. Һәр зал билгеле бер хәрби вузга багышланган. Алар арасында Казан югары танк команда училищесы да бар. Анда белем алучы курсант, Казан мәктәпләреннән килгән укучыларны уку йортындгы өстенлекләр турында сөйләп үзенә җәлеп итте. Беренче өстенлек, безнең уку йорты Казанның үзәгендә үк урнашкан дияргә була, димәк сез шәһәр тормышында актив катнашачаксыз, диде курсант. Моннан тыш ул укучыларны югары стипендияләр белән дә кызыксындырды. Икенче курста укыганда ук контракт төзеп 15 меңнән 40 меңгә кадәр стипендия алып була икән. Барысы да ни дәрәҗәдә тырышып укуынңнан тора. Контракт 10 елга төзелә. Аның 5 елы училищеда укып уза, тагын 5 ел теге яки бу хәрби частьтә хезмәт итәргә туры киләчәк. “Мин шәхсән хәрби һөнәрен сайлавым белән горурланам. Ватанны саклау - ул көчле гамәл. Куркырга түгел, моңа омтылырга һәм горурланырга кирәк”, - диде булачак хәрби.
Күргәзмәгә килгәндә, биредә барлык уку йортлары үз материалларын әзерләгән, алар цифрлы чыганакларга җайлаштырылган һәм килүчеләргә тарихи паркның 19 залында тәкъдим ителә. Мәктәп укучылары өчен кызыклы форматта зур экраннарда һәр уку йортының үзенчәлекләре турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Курсантлар укучыларга укырга керү кагыйдәләре, хәрби һөнәрнең өстенлекләре турында сөйли, укырга керү өчен кандидатларның медицина комиссиясен узу тәртибе һәм аларның физик әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белән таныштыра. Шулай ук балалар автоматларны җыю-сүтү күнекмәләрен ала, беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәнә ала. Училище һәм академия вәкилләре укучыларның һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирә. Оештыручылар ассызыклаганча, бүген хәрби хезмәт - армия дисциплинасы гына түгел, ә заманча технологияләр, инженер һәм медицина белгечлекләре, киберкуркынычсызлык, кораллану һәм элемтәнең катлаулы системалары белән идарә итү. Булачак офицерлар югары белем, тотрыклы һөнәр һәм үз иленә хезмәт итү мөмкинлеге ала. Күргәзмә үз эшен 9 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Гөлнар Галимова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез