Казанда Вознесение тракты дублерын – Глушко урамына илтүче юл төзү күздә тотыла. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров “Эшлекле дүшәмбе”дә сөйләп үтте, дип яза “Татар-информ”.
“Автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл булачак”, – дип басым ясап әйткән ул.
Шул ук вакытта халыкка уңайлы булсын өчен Глушко һәм Нардуган урамнарында җир өстеннән җәяүлеләр күперен һәм башка инфраструктураны булдыру планлаштырыла.
Гафаров бер атна эчендә биредә яшәүчеләр белән очрашып, территорияне үстерүгә бәйле мәсьәләләрне аңлатырга кушкан.
“Социаль инфраструктура объектларын төзүне тизләтү, транспортка бәйле вазгыятьне яхшырту өчен нәрсәләр таләп ителүен билгеләргә кирәк”, – дигән Гафаров.
Исегезгә төшерәбез: Воснесение тракты – шәһәрдән чыгу юлы ул (бишенче шундый юл). Озынлыгы – 12 чакрым. Анда бер светофор да булмаячак. Туктамыйча бару шәһәр үзәгеннән “М-7” юлына 15-20 минут эчендә килеп җитү мөмкинлеге бирәчәк
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез