Проект авторы Җәннәт Минһаҗева әйтүенчә, быел чара татар мәдәниятенә, милли кодка, нәсел тамырларына багышланачак. «Ирек» темасын колачлаган чараның төп төсе – зәңгәр һәм күк. Кунакларга мәҗлескә аяк киеменнән кала әлеге төстәге киемнәрдән генә, башларын яулык белән каплап килү сорала. Барлыгы 600 билет сатуга чыгарылган, ә гомуми кунаклар саны 1200 кеше булыр дип көтелә. «Fashion Iftar»ны оештыручыларның берсе Радик Абдрахманов быел да кунакларны тәмле ресторан сые һәм бик күп бүләкләр көтәчәген хәбәр итте.
Мәҗлесең төп өлешендә йөздән артык модель катнашында зур мода күрсәтү планлаштырылган. Анда Россиядән һәм күрше илләрдән килгән дизайнерларның милли орнаментлар һәм заманча стильне берләштергән коллекцияләре тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, кунаклар өчен махсус маркет-зона, фотозоналар һәм интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Оештыручылар бик күп яңалыклар һәм сюрпризлар вәгъдә итә. Чарада шулай ук Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина чыгышы көтелә. Хәйрия акцияләре дә дәвам итәчәк: ифтар кысаларында кунаклар арасында – зур хаҗга юллама, волонтерлар арасында гомрә хаҗына юллама уйнатылачак.
«Fashion Iftar»ның икенче көне, 15 мартта, «Millennium Panorama» кунакханәсендә узачак. Монда Мәскәү дәүләт университеты, Татарстан Дизайнерлар берлеге һәм мода индустриясе белгечләре катнашында лекторий оештырыла, анда катнашу да бушлай булачак.
Шулай ук юбилей елы кысаларында Татарстанның Милли музеенда 11 март көнне татар хатын-кызлары костюмына багышланган «Җеп» күргәзмәсе ачылачак. Әлеге атама да очраклы гына сайланмаган, нәсел, гаилә бәйләнешен аңлата, диде шушы проектларны тормышка ашыручы Җәннәт Минһаҗева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез